Балтачка БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе эш сәфәре белән килгән

Бүген, 6 август көнне Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко безнең районда Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауга әзерлек барышы белән танышкан.

Рәсми кунак территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Биктубаев һәм район Советы секретаре Рәсих Акберов белән  Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм авыл җирлекләре Советлары депутатларын сайлауга әзерлек барышы турында әңгәмәләшкән,  урындагы  территориаль сайлау комиссиясе эше белән танышкан, дип хәбәр итә рәсми чыганак.

Илона Макаренко район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белән дә очрашкан.  Очрашу барышында җирле үзидарә органнарының сайлау комиссияләренә теләктәшлеге һәм аларның вәкаләтләре турында сүз барган.  Тавыш бирү урыннарын һәм аларны кирәкле корылмалар белән җиһазландыру мәсьәләсе дә читтә калмаган.

Очрашу ахырында Илона Макаренко  Балтач районы җирлегендә сайлауны оештыручыларга  кампанияне башкарып чыгуда уңышлар теләгән.

Чыганак.