Түбән Сикияз авыл мәдәният йортында ремонт эшләре бара

Түбән Сикияз мәдәният йортында «Бердәм Русия» партиясенең   «Кече Ватан мәдәнияты» проекты чикләрендә ремонт эшләре бара.

Балтач район Хакимияте башлыгы Түбән Сикияз авыл мәдәният йортындагы ремонт эшләре барышы белән танышты.  Биредә «Бердәм Русия» партиясенең   «Кече Ватан мәдәнияты» проекты чикләрендә күләмле эшләр җәелдерелгән. Ремонт чикләрендә авыл мәдәният йортының  материаль-техник базасын яңарту да карала.

Әлегә планлаштырылган эшләрнең 85 проценты башкарылган.

Бүленгән акчага заманча ут яктырту, тавыш көчәйтү корылмалары, киемнәр, тамаша залына утыргычлар сатып алганнар.

Төзелеш фронтындагы эшләр дә төгәлләнү алдында.  Бу өлкәдә бинаның йөзлеген яңартканнар. Эчке буяу эшләре башкарылган. Фоейда җылытыла торган идән урнаштырганнар.  Китапханәдә дә бүлмә эшләре башкарылган. Элеге вакытта электр үткәргечләрне яңырту эшләре бара дип хәбәр итә чыганак.