Иске яхшый авылында имам вазифасын 20 ел дәвамында Имамгали Тимергалиев башкара

Иске Яхшый авылындагы борынгы мәчет менә егерме ел дәвамында олы яшьтәге Имамлаги Тимергалиев оештыруында эшчәнлек алып бара.

Дин сабакларын үзаллы өйрәнгән Имамгали Муллагали улының әнисе ягыннан бабасы Сафи карт бик дини кеше булган. „Әнием Тәгъзимә дә бик укымышлы иде,” — дип искә ала иман юлыннан атлаган бабай.

Гаиләдә беренче бала Имамгали яшьтән исәп-хисап эшенә һәвәслеге белән аерыла. Үз дәвере  кешеләре арасында бик кыйммәтле сыйфат була бу. Хезмәт юлына килгәндә, 13 ел үзәк район дәваханәсендә бухгалтер, 5 ел районның механикалаштырылган күчмә колоннасында шулай ук бухгалтер,  14 ел 7 санлы механикалаштырылган күчмә колоннаның асфальт заводында бухгалтерия эшендә хезмәт салып хаклы ялга чыга.

—Хаклы ялга туктагач, дин сабакларын үзләштерергә уйлап мәчеткә юлландым. Карыйм: барысы да олы яшьтәге кешеләр. Шунда башыма бер уй килде: бу кешеләр бер-бер артлы арабыздан китсә, мәрхүмнәрне хөрмәтләп, тәртибе белән җеназа намазы укучы да калмый ласа. Тәвәккәлләдем дә, ныклап шушы эшне тотындым өйрәнергә... — ди Имамгали бабай дистә еллар артта калган дәвердәге истәлекләрен яңартып.

Хәзер, бабай әйтүенчә, ул мәлдәге өлкән яшьтәге авылдашлары барысы да ахирәткә күчкән. Инде Имамгали бабай да 84нче яше белән бара. Картлыгында пар канаты каерылып, каты авырудан хәләл җефете Рәшидәне, 2012нче елда авыр диагноз куелып уң аягын югалтса да, һәр туган көнне биш вакыт намазын калдырмый ул. Җеназа намазлары уку, никах, бәбигә исем кушу, Ураза, Корбан гаетләрен оештыру һәм үткәрү — иңнәренә салынган зур җаваплылык таләп иткән эшләр. Барысын да дөрес тә алып барырга кирәк.

Өч бала әтисе Имамгали бабай бүген улы Дамир тәрбиясендә гомер итә. Аллаһы юлыннан атлавына шөкер итеп туя алмый. Һәр бәндәгә иман тели. Иң зур теләге — авылда иманлы яшь кеше табылып иамм эшен ышанычлы кулларга тапшыру.

Автор фотосы.