Балтач бакчачылары, помидорны тизрәк өлгертәсегез киләме?

Балтачта помидор уңышы өлгермәвенә быел  күпләр зарлана. Ә уңыш өлгерүен тизләтү әмәлен табучылар бар. Берничә киңәшне тотканда, помидорларыгыз кызарып пешәр...

Балтач төбәгендә моңа кадәр ачык грунтта да помидор уңышы өлгерә иде. Быел томат теплицаларда да  ялындырып өлгерә.  Чөнки  яшелчәләргә өлгерү өчен җылы җитми. Ләкин хәлдән чыгып була.

Помидор тиз пешеп өлгерсен өчен киңәшләр белән  «Арча хәбәрләре» сайты уртаклаша.

Помидорның ботакка береккән урынына очлы таяк (зубочистка) белән 2-3 тишем ясарга.

Ботактаүсеп торган помидорларны полиэтилен пакетка урнаштырырга, пакет эченә банан кабыклары салырга. Пакетны бәйләп куярга. Помидор пешә башлагач, пакетны алырга.

Спиртлы инъекция ясарга. Шприц ярдәмендә һәр помидорга 0,5 мл аракы «кадарга».

Ботактагы помидорларга аш содасы салынган эремә сиптерергә. Атнага бер тапкыр шундый эремә сипсәң, помидор тәмлерәк тә була. Эремәне 1 л суга 1 чәй кашыгы сода салып ясарга.

Агач көле эремәсе сипсәң, помидорлар баллырак булыр. Эремәне 1 стакан көлгә 10 литр җылы ce салып ясарга. 1 төпкә 2 атнага бер тапкыр 1 литр эремә сибәргә кирәк.

Әгәр помидор куагын бераз өскәрәк тарттырып куйсаң, помидор тизрәк кызара, тик тамырларын өзә күрмәгез.