Балтач мөхтәсибәте бәйрәмгә чакыра

Балтач мөхтәсибәте балтачлыларны һәм район кунакларын Корбан бәйрәменә чакыра.

Балтач мөхтәсибәте балтачлыларны һәм район кунакларын якшәмбе—11 август көнне  Корбан бәйрәменә чакыра.

Бу көнне 8:00 сәгатьтә Иске Балтач һәм район авыллары мәчетләрендә вәгазьләр яңгыраячак.

12 сәгатьтә бәйрәм тантанасы Иске Балтач үзәк мәйданында дәвам итә.  Биредә тәбрикләү сүзләре яңгыраячак. Иҗат коллективлары чыгыш ясый.  Балалар өчен уеннар, аттракционнар оештырылачак.

Әлбәттә, бәйрәм табыны каралган. Корбан бәйрәменә килүчеләрне традицион пылау белән сыйлаячаклар.

Рәхим итегез!