Балтачлы Айнур Айдарбековның чираттагы җиңүе

1 Август, 2019 - 09:27

Балтач районында Айнур Айдарбековны оста шахматчы буларак күпләр белә. Аның әледән-әле җүңүләр яулавы хакында гәзит битләрендә даими языла. Тыныч холыклы, уйлап эш итәче укучы буларак хөрмәт яулады ул. Айнур осталыгын даими камилләштерә, hәрвакыт эзләнү, үсү юлында. Чыгышларның отышлы вариантларын ятлаганы хакында да бәян иткән идек. Уфа, Агыйдел шәhәрендә оештырылган бәйгедә алдынгылар сафында булды. Май аенда Уфаның “Толпар” спорт клубында үткәрелгән турнирда җиңүчеләр рәтендә күрдек.

Шушы көннәрдә Айнур Уфа дәүләт авиация техник универститеты оештырган “Җәйге кубокның 2нче этабы” дип исемләнгән шахматчылар турнирында беренче урын алуга иреште.

Райондашыбызны чираттагы уңышы белән котлыйбыз hәм арытабан җиңүләр генә телибез.

19 августта шахмат буенча Башкортстан Беренчелеге оештырыла. Сәләтле райондашыбыз шул бәйгедә катнашырга әзерләнә.
Рифина ГАЛИЕВА.