Демографик хәл куанырлык түгел

31 Июль, 2019 - 15:18

Агымдагы елның 7 аенда безнең районда 92 сабый якты дөньяга килгән. Узган елның шушы чорында 105 бала туган булган.
Исем кушу мәсьәләсенә килгәндә, кыз балаларга Арина, Аделина, Азалия исемнәре еш кушканнар. Ир балалар арасында Әмир исеме бик популяр булып чыккан. Сирәк очрый торган исемнәрдән балтачлылар Рамзан, Эллария исемнәрен сайлаган.
Мәгълүматлар ЗАГС бүлегеннән алынды.