Иске Балтач авылындагы күп фатирлы йорт подъездлары яңа төс алды

Башкортстанда күп фатирлы йортларның подъездларын ремонтлау программасы республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров инициативасы белән башлангыч алды. Ул 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.

Программа барышында ел саен 4 меңгә якын подъезд ремонтланып — барлыгы 26 мең подъезд тәртипкә китереләчәк.

Быел 2, 5, 9 катлы йортлар да, типовой биналар да ремонтланачак. Калган йортлар 2020 һәм аннан алдагы елларга кертеләчәк.

Подъездлар, Башкортстанның күп фатирлы йортлар булган барлык авыл һәм шәһәрләрендә ремонтланачак. 2019 елда подъездлары тәртипкә китереләчәк йортлар исемлеге республика мунициапль берәмлекләр һәм министрлыклар сайтында басылган.

Программага соңгы 5 ел эчендә ремонтланмаган подъездлар кертеләчәк. Шулай ук подъездларның техник торышы исәпкә алыначак.

Быелгы җәйдә Балтач районында Иске Балтач авылындагы Киров урамында урнашкан 11 санлы йортның ике подъезды ремонтланды.

Конкурс процедураларына ярашлы, подрядчы оешма буларак билгеләнгән Бөре шәһәренең чикләнгән җаваплылыктагы „СтройБирь” җәмгыяте эшчәннәре эшне сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Биредә тәрәзәләр алыштырылды, идәнгә плитәләр җәелде, стеналар штукатурлап, буялды. Кичә, 30 июльдә ремонтланган подъездлар файдалануга тапшырылды. Бу йортта яшәүчеләр чараны “Күршеләр көне” дип атады. Күп фатирлы йортта яшәүчеләр шатлыгын район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, күрше йортларда яшәүчеләр дә ихлас уртаклашты.

—Шатланып яшәгез! Киләчәктә барлык  подъездларны да шушындый матур төскә кертәчәкбез! — диде Илгиз Әхвәс улы, чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап.

Киров урамындагы 11 санлы йорт буенча өлкән кеше Равил Хәисханов, күрше йортта яшәүче хезмәт ветераны Альфира Нуриәхмәтова халык турында хәстәрдек күргәннәре өчен республика, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде.

—Алтмыш ел эчендә беренче тапкыр шушындый ремонт күрде без яшәгән йорт. Зур рәхмәт барчагызга да! — диде пенсия яшендәге Асия Фәисханова.

Автор фотолары.