Ислам чишмәсе берничә буын кешесенең сусавын баскан

31 Июль, 2019 - 10:32

Иске Яхшый авылындагы Ислам чишмәсе бай тарихка ия. Күпме кеше аның шифалы суын эчкәндер. Киленнәргә дә шул чишмәгә су юлы күрсәткәннәр. Бүген дә аның салкын суы юлчыларның сусавын баса.