Хәзерләүләр эшенә актив кушылыгыз

31 Июль, 2019 - 10:08

Хәзерләүләр эше соңгы вакытта сүлпәнәеп китте. Кайберәүләр мондый эш алып барыламыни дип хәтта аптырап та калалар. „Общепит” кулланучылар җәмгыяте халыктан дару үләннәре, пыяла ватыклары, макулатура җыþны дәвам итә. Без бу хакта „Радуга” кулланучылар җәмгыяте рәисе Гөлнара Рәҗәпова белән сөйләштек. Ул теге яки бу үләннең, җимешнең бәясе hәм кайчан җыярга кирәклеген аңлатып үтте.

Кара миләш. Килограммы 50 сум. Җимешләре август ахыры, сентябрь башларына җитешә. Җыю вакыты сентябрь ахыры, октябрь башы. Мичтә 60-80 градус эсседә киптерәләр.

Камыр агачы (боярышник). Килограммы —50 сум. Август-сентябрь аена җимешләре өлгерә. Шул чорда аны җыялар, 40-50 градус эсседә киптерәләр.

Мәтрүшкә. Килограммы — 50 сум. Чәчәк аткан вакытында: иþль ахыры— август башларында җыялар. 20 сантиметрга кадәр озынлыкта чәчәкләре белән кисеп алалар. Караңгы җиләс урында киптерәләр.

Сары мәтрүшкә. Килограммы — 50 сум. Иþнь, август айларында җыялар. Очыннан 25-30 сантиметрга кадәр алалар. Җиләтелә торган караңгы бүлмәдә киптерәләр.

Әрекмән тамыры. Килограммы—80 сум. Юан тамырларын җыялар. Яз hәм көз җыялар.
Бөтнек яфрагы. Килограммы— 25 сум. Чәчәк аткан вакытында җыялар, тәүлекнең иртәнге ягында. Күләгәле урында киптерәләр.

Тузганак тамыры. Килограммы —100 сум. Көз көне, сентябрь, октябрьдә тамырларын җыялар. 40-50 градус эсседә киптерәләр.

Көнбагыш тамыры. Килограммы — 60 сум.Көзен көнбагышның уңышын җыеп алганнан соң казып алалар.

Чага. Килограммы — 45 сум. Ел әйләнәсенә әзерләргә мөмкин. Иң яхшысы көз яки кыш айларында җыярга.

Гөлҗимеш. Килограммы— 60 сум. Кызгылт төскә керә башлагач август аеннан октярьгә кадәр җыялар. 80-90 градус эсседә киптерәләр.

Чистартылган балан. Килограммы —25 сум.

Тәлгәштәге балан. Килограммы —20 сум.

Миләш тәлгәшләре белән.
Килограммы—5 сум.
Имән себеркесе, 1 данәсе—12 сум.

Каен себеркесе, 1 данәсе — 10 сум.

Сарымсак, килограммы — 80 сум.

Йон, килограммы —10 сум.

Макулатура, килограммы— 2 сум.

Картон, килограммы— 1,50 тиен.

Пыяла сыныклары ( тәрәзәнекеннән тыш), килограммы— 50 тиен.

Яшел төстәге пыяла сыныклары, килограммы — 35 тиен.

Пластик, ( шампунь, савыт-саба þу әйберләренең савытлары), килограммы—3 сум.
Чималны „Радуга” кулланучылар җәмгыятенең барлык магаз
иннарында hәм Иске Балтач авылының, Сәнәгать урамы, 12 санлы бинада кабул итәләр. Озак еллар районда хәзерләүләр өлкәсендә Фидалия Шәйхуллина эшләде. Хәзер бу эшне аның кызы Алсу Шәмсетдинова дәвам итә.

Сорауларыгыз туган очракта 2-10-86 телефон номеры буенча „Общепит” кулланучылар җәмгыятенә, 2-17-49 (сәүдә бүлеге) hәм 8-927-931-6338 номеры буенча хәзерләүчегә мөрәҗәгать итеп ачыклык кертә аласыз.