ШОС hәм БРИКС илләренең форумы

30 Июль, 2019 - 14:30

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфада Русия субúектларының hәм чит ил дәүләтләренең рәсми делегацияләре катнашылыгында Шанхай хезмәттәшлек hәм БРИКС илләре төбәкләре кече бизнесның бишенче форумын 26—27 сентярьдә үткәрү турындагы боерыкка кул куйды.
Форумның төп максаты — ШОС hәм БРИКС илләре компанияләре арасында парнерлыкны җайга салу, шулай ук төбәкара элемтәләрне ныгыту hәм үстерү, инвестицияләр җәлеп итү hәм уртак бизнес-проектлар санын арттыру хисабына эшчәнлекне үстерү өчен шартлар тудыру.
Чараны оештыру комитетына 1 августка кадәр форумны әзерләү hәм үткәрү буенча чаралар планын hәм чыгымнар сметасын эшләү hәм республика Хөкүмүтенә тәкúдим итү йөкләтелде.