Стериль чисталык ты зыянлы

30 Июль, 2019 - 10:58

Соңгы елларда илебездә астмадан тилмерүче авырулар саны күбәюен күп галимнәр кешеләрнең чисталыкка артык зур игътибар бирүеннән дип саный. Кеше өендә стериль чисталык булдырып, үзен төрле чирләрдән сакларга тырыша. Ә чынлыкта киресенчә килеп чыга.

Иммунитет акрынлап зәгыйфьләнә, чиргә каршы тора алмый башлый.
Галимнәр күп еллар тикшеренүләр алып барганнан соң, өйдәге тузан балаларны төрле аллергияләрдән, шул исәптән астмадан саклый, дип белдерде. Стериль шартларда яшәгәндә, алар ешрак авырый икән.

Тик бу бөтенләй шапшакка әверелергә дигән сүз түгел инде. Бары һәрнәрсәдә дә чама белү кирәк