Электрон паспортларга күчәбез

Әлеге мәсьәлә этаплап хәл ителәчәк, ди Русия премьер-министры Дмитрий Медведев.

„2024 елга русиялеләр үзләренең электрон паспортларын тулы куәтенә куллана алырга тиеш”, —ди Хөкүмәт башлыгы. Дмитрий Медведев сүзләре буенча, кәгазь паспортлар да гамәлдә булачак әле. Электрон паспортларга күчүне планлаштырылган сроклардан алдан башларга тәкъдим итәләр. Шуңа күрә бу процесс, бәлки, 2023 елда ук башланырга мөмкин.

Моның белән бәйле Дмитрий Медведев бу документ үзендә нинди мәгълүмат тупларга тиеш, аның ничек сакланган булуын ниhаять хәл итәргә кирәк, дип белдерде.

Бу карточканы халыкка болай гына, аның өстенлекләре хакында сөйләми таратудан файда булмаячак. Өлкән яшьтәге кешеләр, мәсәлән, мондый техник яңалыкка сәерсенеп караячак. Шуңа күрә бу вакытка аерым игътибар бүлү кирәк, дип белдерде премьер-министр. Русиянең микроэлектроника предприятиеләре электрон паспортлардагы шәхси мәгълүматларны саклар өчен чиплар ясарга әзерлек белдергән.