Тьюторлар ярдәмгә киләчәк

30 Июль, 2019 - 09:21

Себер федераль университетыныњ педагогика , психология hәм социология институты беренче тьюторларны әзерләп чыгарды. Мондый белгечләрне әлеге вузда гына әзерлиләр. Билгеле булуынча, тьюторлык „Сколково киләчәгенењ яња hөнәр атласы” юнәлеше исемлегенә керә.

Кемнәр соњ алар — тьюторлар? Тьютор— ул укытучы, остаз hәм психолог. Ул индивидуаль укыту программаларын булдыруны hәм тормышка ашыруын озатып баручы педагог. Мәсәлән, алар укучыга проблемалы хәлләрдән чыгарга, яисә кирәкле ресурлар сайлауда ярдәм итә.

Тьюторлар укытучы hәм укучы, профессор hәм студент арасында торган өченче як ролен башкара. Бу hөнәр ияләре балалар бакчаларында,мәктәпләрдә, hөнәри белем бирү уку йортларында hәм вузларда, инклюзив белем бирүдә, өйдә укытуда эшли ала.