Балтачка Марий Эл делегациясе килә

Иртәгә, 30 июльдә, районга Марий Эл Республикасыннан дүрт кешедән торган делегация килә. Алар Балтач районында яшәгән мари халкының күренекле кешеләре турында материаллар җыячак.

Кунакларны Тәтешле районы чигендә — Магашлы Алмантай авылында каршы алачаклар. Аннары Русия мариларының яшьләр слетында катнашучылар, милли киемнәр тегү остасы Ольга Кирилова, Магашлы Алмантай авылы старостасы Радик Апкалиев, „Ужара”, „Томаша” коллективлары белән очрашачаклар.

Икенче көнне делегация Яңа Ямурза авылында эшләячәк. Биредә аларны Балтач районының Почетлы гражданины Б. Иликбаев, агачны бизәкләп кисү остасы С. Абдулов, авыл активисты А. Валиахметова, авыл старостасы Х. Валиев белән кызыклы очрашулар көтә.

Иске Ямурза авылында кунаклар Сәйтәк авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина, дини йолаларны башкаручы О. Ахметшин белән әңгәмәләшәчәкләр. Иванай авылында скрипкачы Миншакир Минилкаев, халык дәвалаучысы Рита (Зоя) Галиахметова, спорт сөюче Беляевлар гаиләсе белән үзенчәлекле очрашулар истә калырлык булыр.

Мишкә авылында механизатор В. Иликбаев, хезмәт ветераннары Л. Ипаева, В. Ипаев, Захаровлар, Исакаевлар, И. Закирзянова гаиләләрендә булачаклар.

1 август көнне делегация Янтимер авылында эшләячәк. Биредә Бөек Ватан сугышы ветераны А. Ахмадиев белән әңгәмәләшәчәкләр, авылда яшәүче осталар белән очрашачаклар. Кәрзин үрү остасы Тимирьян Узянбаев, умартачы Данис Гильманшин, авыл буасын төзекләндерү активисты Радик Яниев, „Абдулвали” шәҗәрәсе белән танышачаклар.

Кунакларга онытылмас тәэсоратлар калдырырлык күңелле очрашулар, нәтиҗәле әңгәмәләр телибез.

(Фото редакция архивыннан).