Балтач укучылары йөзүнең мөhимлеген яхшы аңлый

26 Июль, 2019 - 15:13

Җәй көне hәр кеше су коенырга елга-күлләргә агыла. Әмма әлеге күңелле чорның әледән-әле аянычлы хәлләр белән тәмамлануын ишетәбез. Су керү фађигагә әверелмәсен өчен иң тәүдә йөзә беләргә кирәк, су керү таләпләрен үтәү шарт.
Су ялгышлыкларны гафу итми, күпме кешенең гомере суда өзелә. Мондый коточкыч хәлләрне булдырмау, профилактикалау йөзеннән „Яшьлек”физкультура-савыктыру комплесы хезмәткәрләре „Йөзәргә өйрән” Бөтенрусия акциясенә кушылды. „Алтын башак” ял hәм сәламәтләндерү лагеренда, „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексындагы укучылардан тупланган „Ура, каникуллар!” төркемендә шөгыльләнүче балалар арасында йөзү буенча ярыш оештырылды.
Ярышларда 9 яшьтән алып 12 яшькә кадәр кызлар hәм ир балалар көч сынашты.
Ђитди алыштан соң йөзү буенча алдынгылар билгеләнде. Ир балалар арасында Әмир Әхкамов беренче урынны яулады. Шамил Закиров — икенче, Артём Рәхмәтуллин өченче урынга чыкты.
Кызлар арасында Регина Закирова беренчелекне кулыннан ычкындырмады. Элина Өметдинова —икенче, Татьяна Яниева өченче урынга чыкты.
Ярышта катнашучы укучыларның hәммәсе дә суда үзләрен ышанычлы тотты. Яхшы күрсәткечләргә иреште. Даими рәвештә башкарылган күнекмәләр нәтиђәсез калмады. Берәүләр яхшы йөзүчеләрне карап торганнан соң, суга төште, икенчеләре исә үзләренең осталыкларын шомартты.

Автор фотосы.

Гөлфия НӘБИЕВА, инструктор-методист