Балтачлыларны Саулык саклау министры урынбасары Динара Еникеева кабул итте

Бүген районга республика Саулык саклау министры урынбасары Динара Еникеева килде. Динара Рәис кызы район Хакимияте бинасында шәхси сораулары буенча  гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә алдан ун кеше язылган иде. Аларның барысын да министр урынбасары тыңлады.  Урындагы халык күтәргән мәсьәләләргә килгәндә, балтачлылар үзәк район дәваханәсен заманча маммограф аппараты белән тәэмин итү, Иске Балтач авылында диализ үзәге булдыру, дару препаратлары белән тәэмин итүне җайга салуда ярдәм күрсәтүне сорады.

Сөйләшү барышында төрле авыруларга каршы профилактика чаралары күрүне урындагы матбугат битләрендә киңрәк яктыртуның мөһимлеге турында да әйтелде.

Кабул итү барышында күтәрелгән барлык мәсьәләләр контрольгә алынды, дип хәбәр итә район Хакимиятенең Информация – аналитика бүлеге.

Фотолар район Хакимиятенең бәйләнештәге төркеменнән.