Җомга көн мөбәрәк булсын, балтачлылар!

Җомга көн мөбәрәк булсын кадерле дуслар, мөселман кардәшләр! Дөньяларда тынычлык, бәрәкәтле тормыш, гаиләләрдә иминлек, шатлык-бәхет, саулык булсын!

(Югары Карыш авылы мәчете. Тазим Талипов фотосы. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

Җомга хәтта Корбан, Ураза, Гашурә бәйрәмнәренә караганда да изгерәк көн санала. Шунлыктан бу көнне изге гамәлләр өчен әҗер-савап кына түгел, кылган гөнаһлар өчен җәза да күп тапкырлар арта.

Көнебезне изге гамәлләр кылып үткәрик!