Балтач районында „Җәйге лагерьда —ГТО” эстафетасы

26 Июль, 2019 - 11:55

„Рекорд кую” ГТО фестивале кысаларында 18 июльдән 24 июльгә кадәр „Җәйге лагерьда —ГТО” эстафетасы үтте. „Алтын башак” ял hәм савыктыру лагеренда ял итүче балалар hәм „Яшьлек” комплексында оештырылган спорт-сәламәтләндерү төркеменә йөрүче укучылар ГТО нормаларын тапшырды.Бу чорда тестлаштыру үзәге хезмәткәрләре Югары Кансөяр авылында да булып, укучыларның физик әзерлеген тикшерде.

Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы ГТО фестивалендә укучылар төрле күнекмәләр башкаруда осталыкларын күрсәтте. ГТО нормаларының 1, 2, 3, 4 баскычларын тапшыручылар озынлыкка сикерүдә, алга иелү, тартылу, озын hәм кыска дистанциягә йөгерүдә, йөзүдә, туп ыргытуда көч сынашты.

Бер hәм 2 километр ераклыкка йөгерүдә , йөзүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәнр Мактау грамоталары hәм медальләр белән бүләкләнде.
Рекорд кую иң мөhиме түгел. Иң мөhиме үзеңне кичәгедән караганда яхшы якка үзгәртү, камилләшү, алга омтылу.

Бүген ГТО нормаларын теләге булган hәр кеше тапшыра ала. Спорт белән дус булган, төрле секцияләрдә үзаллы шөгыльләнгән 6 яшьтән алып 80 яшькә кадәр кешеләр аңа кушылырга мөмкин. Ћәр яшь үзенчәлекләренә карап баскычлар билгеләнгән. Ћәр баскычка (алар барлыгы 11) аерым таләпләр. ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырырга теләге булганнарны „Яшьлек „ физкультура-савыктыру комплексында тестлаштыру үзәге белгечләре hәрвакыт кабул итәргә әзер.
Безнең адрес: Иске Балтач авылы, Җиденче урам, 1.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (34753) 2-20-32.
Электрон рәвештә гариза бирергә теләк белдерүчеләргә: fokst 2015@mail. ru.
Фәрит ГАЛИМОВ,
„Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры.
Автор фотосы