Иске Янбай авылы сатучысы Гөләндәмне халык үз иткән


„Радуга” кулланучылар җәмгыяте карамагында авылларда бүген 18 сәүдә ноктасы халыкка хезмәт күрсәтә, аларда 20 сатучы эшли. Агымдагы елның 6 аенда җәмгыятьтә товар әйләнеше 38 миллион сумнан артып киткән. Иске Янбай авылының көндәлек кирәк-ярак товарлар магазины сатучысы Гөләндәм Сәфәрова ай саен уртача 300 мең сумлык товар сата.

Гөләндәм Әдип кызы Иске Уразай авылында туып-үскән. Урта мәктәптә белем алып, Уфа шәhәрендә кооперация техникумында hөнәр үзләштергәндә Иске Янбай авылы егетенә тормышка чыга. Балалар үстерү, дөнья мәшәкатьләренә чорналып вакыт сизелми дә уза. Сәфәровлар биш балага гомер бүләк итә. Хәзер инде алар мәктәпне тәмамлап, кайсысы hөнәр үзләштерү, кайсысы эш эзләү hәм башка хәстәрлекләр белән яши. Шәхси эшкуар буларак Гөләндәм Сәфәрова 10 ел өйдән товар сату белән шөгыльләнә.

— Балалар үсеп таралгач, өйдә ялгызыма тору кыен. Элекке сатучы хаклы ялга туктагач, риза булып килдем. Сату акрынлап бара. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге өлкәннәр. Шунлыктан сыер асрау, камыр ашлары пешерү авыр. Сөт продукцияләренә сорау зур. „Общепит” җәмгыяте уңганнары пешергән икмәк, төрле тәмлекәчләрне, булсынмы ул пирог, булочка, шунда ясалган пилмәннәрне халык яратып ала. Кат-кат сораталар. Спиртлы эчемлекләр дә сатабыз. Ул үтемле товар түгел. Авыл халкы берәр эш булганда гына ала, —ди Гөләндәм Әдип кызы.

Халык белән тыгыз аралашкач, нәрсә кирәклеген яхшы аңлый сатучы. Заявканы төзегәндә халык ихтыяҗы беренче урынга куела.
Мөлаем ханымны халык та үз итеп өлгергән. Без анда барган вакытта: „Гөләндәм эшли генә күрсен, аның белән уртак тел табарга була. Әйбер беткән саен район үзәгенә йөреп булмый”, —диеп сатучыны мактап, үзләренә кирәкле әйберләрне алып чыгып киттеләр.

Әлегә кадәр Иске Янбай авылында шәхси эшкуарның да сәүдә ноктасы булган . Узган елның октябрендә ул ябылган. Бүген авылда шушы магазин халыкның күз төбәп торган бердәнбер урыны.
— Иртән ишекне ачып керү белән музыка кабызам. Халыкка да ошый, үземә дә күңелле булып китә. Ни дисәң дә хәзер авылларда магазиннарның бинасы да искергән. Халык белән тиргәшеп эшләп булмый, төрле чаклар була, hәрберсенең хәленә керергә тырышам, — ди ул.
Җитәкчеләр дә сатучының эшеннән канәгать.

— Гөләндәм Сәфәрова җаваплы сатучыларның берсе. Халык белән уртак тел табып эшли. Күрсәткечләре дә бар. Сатучыларыбыз безнең хәзерләүләр эшен дә алып бара. Без макулатура, пыяла сыныклары җыябыз. Дару үләннәрен сатып алабыз. Мәтрүшкә, карагат яфраклары, миллек җыябыз. Балан җимешен сатып алабыз. Акча аяк астында. Бары тик иренмәскә кирәк. Сорауларыгыз туган очракта сатучыларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, —ди „Радуга” кулланучылар җәмгыяте рәисе Гөлнара Рәҗәпова.