Илгиз Субушев Штәнде мәктәбе бинасы төзелеше белән танышты

Бүген район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Штәнде авылында 80 укучыга исәпләнгән урта мәктәп һәм 40 балага исәпләнгән балалар бакчасы бинасы төзелеше барышы белән танышты.

Генераль подрядчы Рөстәм Хаҗиев озатуында, Илгиз Әхвәс улы биналарны карап чыкты. Әлеге вакытта биредә бизәү эшләре бара, тәрәзәләр кую дәвам итә. 1 ноябрьгә объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Яңа мәктәпнең әһәмияте зур. Анда тир-як авылларда яшәүче укучылар да белем алачак. Бу мәһабәт бина республика оешуның 100 еллыгы уңаеннан төзеләчәк истәлекле  100 объект исемлегенә кертелгән.

Автор фотосы.