«Башавтотранс» преприятиесен якташыбыз Надир Сәмиев җитәкләде

«Башавтотранс» Дәүләт унитар предприятиесен вазифаны биләүгә конкурс нәтиҗәләре буенча Надир Сәмиев җитәкләде. Шул хакта республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 2018 елның октябренән ул «Башавтотранс» ДУПсен генераль директор вазифасын башкаручы статусында җитәкләде.

Надир Сәмиев 1967 елның 8 февралендә Балтач районының Көндәшле авылында туган. Башкорт авыл хуҗалыгы институтын авыл хуҗалыгы механизациясе һөнәре, Көнчыгыш-икътисади юридик гуманитар академиясен юриспруденция белгечлеге буенча тщмамлаган. Комбайнчы ярдәмчесе, инженер-энергетик, Башкорт аыыл хуҗалыгы институты лабораториясе мөдире, «Мирмекс» гыйльми-җитештерү кертү берләшмәсенең тәэмин итү бүлеге инженеры, «Вторресурсы» муниципаль җитештерү-коммерция предприятиесе баш инженеры булып эшләгән.1996-2015 елларда Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча эчке эшләр органнарында хезмәт иткән, Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының тыл тәэминатын оештыру идарәлегеа җитәкчесе вазифасында полиция полковнигы дәрәҗәсендә отставкага чыккан. 2015 елдан «Башавтотранс» филиалын – 1нче Уфа пассажирлар ташучы автотранспорт предприятиесен җитәкләгән.

«Башавтотранс» ДУПсе – төбәктәге иң зур ташучы, якынча 1600 төрле класслы автобуска ия. 2018 елда дәүләт унитар преприятиесенең югалтуы 3,45 миллиард сум керемдә 335 миллион сум тәшкил итә, дип хәбәр итә «Коммерсант». 2020 елның 1 апреленә кадәр предприятиенең автопаркы яңа төрле класслы 589 автобуска тулылана, алардан 527се – быел. Республика бюджеты бу максатка 1,2 миллиард сумнан артык тотына.

Якташыбызны яңа билгеләнүе белән котлыйбыз! Арытабангы эшендә уңышлар телибез!

Чыганак: Башинформ