Балтач укучылары лагерь белән хушлашты

„Алтын башак” ял hәм савыктыру лагеренең икенче агымында ял иткән 75 укучы лагерь белән хушлашты. Агымны ябу тантанасы башка еллардан аермалы буларак, кичке сәгатьләрдә үтте.

Туристик юнәлештә эшләгән лагерьда балалар күңелле ял итеп, сәламәтлеген ныгыткан. Тәрбиячеләр, вожатыйлар арасында күпчелеген студентлар кызлар тәшкил иткән. Яшь булуларына карамастан уртак тел тапканнар. Өлкән вожатый Оксана Йосыпова әйтүенчә, балалар гомум лагерь чараларында зур теләк белән катнашкан, спорт чараларында актив булган, район үзәгендәге „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында су коенганнар, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары килеп оештырган чараларны үз иткәннәр, ГТО нормаларын тапшырганнар.

Агымны ябу тантанасында да үзләрен бик актив итеп күрсәттеләр. Быргы, барабан тавышлары озатуында сафка тезелеп, рапорт тапшырдылар, бертавыштан девиз hәм җырларын башкардылар. Хушлашу мизгелләре бераз моңсу да булып китте, беркемнең дә биредә табышкан дуслары белән аерыласы килмәде.
Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр hәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, район мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова, лагерь начальнигы Ришат Хиҗәповлар җылы теләкләрен юлладылар. Көч-энергия туплап белем үрләрен яуларга,сәламәт булып, киләсе елга янә очрашырга насыйп булсын дигән теләкләрен җиткерделәр.
ГТО тапшыруда югары күрсәткечләргә ирешкән бер төркем укучылар „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов кулыннан Мактау грамоталары алды. Балалар сәнгать мәктәбеннән Раушания Хәсәнова да сәнгатькә гашыйк укучыларга Мактау грамоталары тапшырды. Ата­аналар исеменнән Илдус Шайбәков лагерь хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре юллады, истәлеккә бүләк тапшырды.

Арытабан укучылар көче белән әзерләнгән концерт тәкúдим ителде. Әйтерсең, биредә биеми калмаган бер бала да юк. Һәммәсе дә бии, җырлый. Скетчлары да ик кызыклы булды. Дәртле татар биюләре, курай моңнары яңгырады. Концерт номерларыннан соң укучылар табигать кочагында учак ягарга юлланды.