Шкулфон ата-­аналар, укучылар өчен уңайлы булачак

Русия Дәүләт думасының Мәгариф hәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев „Ростех” ка мәктәп укучылары өчен „шкулфон” дип аталган махсус телефон булдыру башлангычын җибәргән.

Борис Чернышев фикеренчә, „шкулфон” мәктәпләрдә балаларга кесә телефоннарын куллануны тулысынча тыþга алмаш булырга мөмкин.

„Шкулфон” да әти-әниләрнең, укытучыларның, сыйныфташларның телефон номерлары язылырга тиеш. Шулай ук „Мәскәү электрон мәктәбе” кушымталарын ача торган программа гомум сораулар буенча уку белешмәлеге hәм калькулятор булырга тиеш. Моннан тыш, яңа җайланмада эчке Интернет урнаштырырга кирәк.

Шулай ук мәктәп балаларының бер-берсен кимсетү, җәберләү омтылышларын туктата торган программа да көйләнергә тиеш. Борис Чернышев сүзләренчә, программа вируслары hәм балигú булмаганнарга туры килми торган сайтларны чикләячәк.