Булачак әниләргә шатлыклы хәбәр

Русиядә бала акчасын 3 яшькә кадәр түләргә карар кабул иттеләр. Дәүләт думасы тиешле закон проектын ахыргы, өченче укылышта кабул итте. 2020 елның 1 гыйнварыннан балалар пособиесен хәзергә көнгә караганда күбрәк гаилә алачак.

Бала туганнан соң бер тапкыр бирелә торган түләү хокукын гаиләнең hәр әгъзасына кереме ике яшәү минимумыннан артмаган кешеләр алачак. Иң мөhиме хәзер балага айлык пособиене 3 яшькә кадәр түләячәкләр. Хезерге вакытта аларны яшь ярымга кадәр генә түлиләр.