Анасының мәетен… базда тапкан…

Республикада соңгы арада кот очкыч җинаятьләр кылына. Шундый хәл Тәтешле районындагы Югары Балтач авылында теркәлгән, дип яза “Башкортостан” гәзите үзенең сайтында.

15 яшьлек малай йортларының базында 36 яшьлек анасының мәетен тапкан. Баланың атасына, 33 яшьлек иргә карата кеше үтерү факты буенча җинаять эше (Русия Җинаять кодексының 105нче статьясы) ачылган.

Үсмер йокыдан уянгач, газиз анасын тапмый. Ә атасы хатынның эш буенча китүе турында әйткән. Ләкин бала ышанмаган. Нәтиҗәдә ул кадерле кешесен базда тапкан. Ни аяныч, анасы җан биреп өлгергән. Малай коты очып, энесен алып, күршеләренә чыгып йөгергән һәм соңрак килеп өй ишеген бикләгән. Әмма ир тәрәзәдән чыгып качкан.

Җинаятьчене шул ук көнне кулга алганнар. Ир полиция хезмәткәрләренә спиртлы эчемлекләр куллануы һәм кызгануы аркасында хатынны үтердем, дигән.

Фото: www.ufa.kp.ru