Балтачта „Корал тапшыр — акча ал” акциясе үтә

Росгвардиянең Башкортстандагы идарәлеге гражданнар кулында законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын алу (шул исәптән, акча түләп алу) буенча даими рәвештә максатчан эш алып бара.

Халыкта законсыз сакланган утлы корал һәм сугыш кирәк-яракларын ирекле тапшырып акча алу җинаятьчелекне профилактикалаудагы комплекслы программаларда каралган бурычларның берсе.
Идарәлек боерыгы нигезендә агымдагы елның 22 июленнән — 28 июль көннәрендә „Коралыңны тапшыр —акча ал” дигән шартлы баш астында акция үтәчәк.
Гражданнар үзләрендә законсыз сакланган коралны һәм сугыш кирәк-яракларын ирекле тапшыру турындагы гариза белән Росгвардиянең Башкортстандагы идарәлегенең лицензия-рөхсәт бирү эше бүлекчәсе хезмәткәре, полиция капитаны Нәфис Суфияновка яки булмаса Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районындагы дежур часть бүлегенә (адресы: Башкортстан Республикасы, Балтач районы, Иске Балтач авылы, Киров урамы, 1 санлы йорт) мөрәҗәгать итә алалар.
Үзләрендә законсыз сакланган утлы, газ коралы, салкын корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлагыч матдәләр һәм җайланмалар өчен гражданнар түбәндәге бүләкләүләр алалар (бер берәмлек өчен):
Сугыш коралы:

—гранатомёт, миномёт, пулемёт — 25 000 сум;

—автомат – 20 000 сум;

—винтовка, карабин — 15 000 сум;

—пистолет, револьвер — 10 000 сум.

Хезмәт коралы:
—пистолет, револьвер — 10 000 сум;

Гражданнар куландагы корал:
—сырлы көпшәле утлы, ау, спорт коралы — 15 000 сум;

—пневматик ау, утлы, шома көпшәле, шома көпшәле спорт коралы — 10 000 сум;

—чикләнгән зыян китерә торган утлы корал — 7000 сум;

—газ револьверлары, пистолетлар — 5000 сум;

—сигнал коралы, салкын корал — 1000 сум.

Кулдан ясалган көпшәсе киселгән корал:
—кулдан ясалган сырлы көпшәле корал, шул исәптән, кыска көпшәле, көпшәсе киселгән сырлы көпшәле корал — 15 000 сум.

Сугыш кирәк-яраклары:
—сырлы көпшәле коралга патроннар — бер данәсенә 30 сум;

—шома көпшәле коралга патроннар, үз-үзеңне саклау өчен көпшәсез утлы корал өчен патроннар — бер данәсенә 15 сум.

Шартлагыч матдәләр, шартлагыч җайланмалар:
—пластит — 100 граммына 6000 сум;

—тротил, аммонит — 100 граммына 5000 сум;

—башкалар (дары һ.б.) 100 граммына 300 сум;

—сәнәгать җитештерүендәге шартлагыч җайланмалар —бер данәсенә 6000 сум;

—кулдан ясалган шартлагыч җайланмалар — бер данәсенә 5000 сум.

Нәфис СУФИЯНОВ, лицензия-рөхсәт бирү эше бүлеге өлкән инспекторы, полиция капитаны.