Иске Янбай егете Руслан Ханов авыл кадерен белә

Руслан Ханов — яшь эшчеләрнең берсе, ул Т-150 тракторында ямга тупланган яшел массаны тыгызлый. Ике ямны тыгызлауны да ул башкарган. Шул ук вакытта җирләрне парга сөрү дә Руслан Хатиф улы иңнәрендә.
—Мин 10 ел „Дельмиев”та эшлим. Аңа кадәр Самара шәhәрендә контракт буенча хезмәт иттем. Хәзер авылда әни белән яшибез. Туган якка кайтканыма hич үкенмим. Чит якларда хезмәт итүнең файдасын күрмәдем. Көннәр яхшы торса да, вакыт кысынкы, үләннәр сусыл вакытта, корыда эшне төгәллисе килә, —ди ул.
Мал азыгы хезерләү барышы белән кызыксынып җитәкчегә дә мөрәҗәгать иттек.
— Мал азык хәзерләүдә 4 кеше көч сала. Үзләренә йөкләтелгәннәрне оператив башкаралар. Эшкә вакытында төштек дип исәплим, үләннәрнең сусыллыгы, массасы яхшы, люцернаның чәчәк аткан вакыты. Әлегә эшләребез күп, мәйданнарыбыз да байтак. Бүгенгә 300 гектар мәйдан җирләр парга сөрелгән, янә 250-300 гектар мәйданнарны сөреп, арыш, бодай, вика чәчеп калдырырга ниятлибез. 80 гектарда борчак өлгереп килә, аның уңышын җыеп аласы бар. Мал азыгын хәзерләгәндә, без ел ярымлык запас тупларга планлаштырырабыз, —ди шәхси эшкуар Рөстәм Дельмиев.