Шәхси эшкуар „Дельмиев”та сыйфатка эшлиләр

Мал азыгы хәзерләү эшләренә биредә июнь аеның ахырында төшкәннәр. Бүгенге көндә 1395 тонна печән, 3665 тонна сенаж хәстәрләнгән. Иске Янбай авылында урнашкан 2 ямны да тыгызлап, эшне төгәлләп куйганннар. Без килгән вакытта Иске Уразай терлекчелек фермасы янындагы ямга күпьеллык үләннәр салу белән мәшгуль иделәр. КСК­ Полесьеда Динарис Хәбибуллин күпьеллык үләнне— люцерна катыш кәҗә үләнен уру белән шөгыльләнә, ике КАмаз белән сусыл үләнне ямга ташыйлар.
Мин Иске Уразай авылы киявемен. Чыгышым белән Штәндедәнмен. Быелгы яздан „Дельмиев” шәхси эшкуарында эшли башладым. Ун елдан артык автосервиста эшләдем. Эш күп булса да монда бик ошый. Яңгырлар күп яугач, соңгы вакытта үләннәр дә нык күтәрелде, —ди Динарис Хәбибуллин.