Балтачлыларны Максим Забелин кабул итәчәк

Саулык саклауга кагылышлы сорауларыгыз бармы? Булса, аны балтачлылар турыга республика Саулык саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелинга бирә алалар.

Мондый мөмкинлек балтачлыларга 26 июль көнне биреләчәк. Бу көнне, 11.00—12.30 сәгатьләрдә Максим Васильевич район Хакимияте бинасында гражданнарны саулык саклауга кагылышлы сораулар буенча кабул итәчәк. Адресы: Иске Балтач авылы, Совет урамы, 48 санлы йорт.

Фото Интернет челтәреннән