Бүген Иске Балтачның Сабантуй мәйданында ”Сәламәтлек сәгате” акциясе үтте

Акция кысаларында 8 дистәгә якын балтачлы мәйданнан велосипедта үтте.

Балтачлылар ээседә дә  велосипедта йөрүдән курыкмый

Сәламәтлек — зур байлык, иң тәүдә ул үзебез өчен кирәк. Шушы чарада бу хакыйкатьне  халык аңына янәдән җиткерегә тырыштылар. Велосипедта йөрүдә 80гә якын кеше катнашты. Чара ярыш формасында үтмәде. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре  шигъри юллар белән бирегә җыелганнарны сәламләде. Үзәк район больницасының врач-фтизитары Алиса Абрарова велосипедта йөрүнең организм өчен  никадәр файдалы булуы турында бәян итте. Арытабан бирегә җыелганнар хореограф Венера Баландина җитәкчелегендә  күнегүләр башкарды. Флешмоб үзенчәлекле булды. Чара күмәкләшеп велосипедта йөрү белән тәмәмланды.

„Сәламәтлек сәгате” акциясе кысаларында 26 июнь көнне скандинавларча йөрү оештырылачак.

Автор фотолары.