Балтачлылар велосипедларда узачак

Бүген, 19нчы июльдә, район үзәге Иске Балтачта, Сабантуй мәйданында күркәм чара үтәчәк. Төрле яшьтәге велосипедта йөрергә яратучылар мәйданнан велосипедларда узачак.

Сәламәт яшәү рәвешен алга алган, аны пропагандалаган балтачлылар чарадан читтә калмаслар, дип ышанабыз.

Кояшлы җәйдә күңелле чарада катнашып, истәлекле мизгел шаһиты булырга теләгән барлык балтачлылар, кунаклар һәммәсе рәхим итсеннәр, ди чараны оештыручылар.

Башлана 15.00 сәгатьтә.