Җомга көн — изге көн! Изге көн белән, балтачлылар!

Динебездәге иң изге көннәрнең берсе — җомга көн.

Жомга көнендә тиргәшми, бер-беребезнең хәлен белеп, кунакка йөрешеп, мәңге туганнар булып яшик! Чөнки без — мөселман кардшәләр!

(Яңа Балтач авылы мәчете. Газим ТАЛИПОВ фотосы. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

Динебездәге иң изге көннәрнең берсе - җомга көн. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең хәдисе буенча, җомга көн Ураза һәм Корбан гаетләреннән, Гашура көненнән изгерәктер. Җомга көн — мөселманнарның бәйрәмедер. Бу көнне өйлә сәгатендә җәмәгать белән укыла торган җомга намазы бар. Намаз яшенә кергән сау-сәламәт булган мөселман ир-атына җомга намазын җәмәгать белән уку фарыз гамәлләрдән санала. Сәбәпсез җомга намазын калдыру — зур гөнаһтыр.

Җомга — бер-беребезгә бүләкләр бирешү, кунакка йөрешү, мәчеткә бару, каберлекләрне зиярат кылу, өйдә тәмле әйберләр пешереп, догалар укып утыра торган көн.