Балтачның өметле егет Тимур

Акыллы, итәгатьле, игелекле, белемле, өметле бала. Бу сүзләр Балтач районының уку алдынгысы, спортчы, биюче, актёр, баянчы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы егете Тимур Әхмәдуллинга бик тә туры килә.

Ул көн дә иртән укытучы әнисе Зифина Илүс кызы белән мәктәпкә ашыга. Анда аны дуслары, яраткан укытучылары көтә. 1 нче санлы Иске Балтач урта мәктәбенең 8нче классында белем ала ул. Тимур яулаган Мактау кәгазьләренең, Дипломнарының исәбе-саны юк.

”Кояшкай” балалар бакчасына йөри башлагач, теремек, аралашучан, актив баланы тәрбиячеләре Әдилә Хәниф кызы Закирова, Эльвира Флорид кызы Гыйльмуллина тиз арада күреп кала. Аларның һәр оештырган чарасында Тимур башлап  йөрүче була. Бу еллар истәлеге итеп балалар бакчасы җитәкчелеге тарафыннан бирелгән бик күп Мактау кәгазьләре малайның шәхси архивын тулыландыра.

…Мәктәп  еллары. Беренче кыңгырау. Беренче укытучысы Зилә Рәкыйп кызы Усманова сабый күңеленә белем орлыкларын чәчә. Малай укытучысының һәр сүзен йотлыгып тыңлый, ул кушкан һәр эшне җиренә җиткереп үти.

Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, „Тамчылар” фольклор-иҗат түгәрәге җитәкчесе Гөлчирә Хөрмәт кызы Мөкыймова 1 класста укучы теремек Тимурда актёрлык сәләтен күреп калып, үзенең „Тамчылар” түгәрәгенә әгъза итеп ала һәм... ялгышмый. Сигез ел эчендә Тимур үзен оста актёр итеп таныта.

”Тамчылар” фольклор-иҗат түгәрәге 5 тапкыр „Башкортостан энҗеләре” республика конкурс-фестивалендә катнашты. Һәр тамашада Тимур төп рольне башкарды һәм жюри тарафыннан югары бәһа алды.

2018 елда  „Тамчылар” фольклор-иҗат түгәрәге республика бәйгесендә 2 Дәрәҗә  лауреат исемен яуласа, Тимур „Актёр осталыгы” номинациясендә җиңүче булып Магариф Министрлыгының  Дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук Тимур бу бәйгедә „Яхшы лидер”  номинациясендә дә җиңүче булды. Шул ук фестивальдә ул „Бөтенрусия башкортлары корылтае” Башкарма  комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

2015 елда „Йәйгор” яшүсмерләр иҗаты республика конкурсында Тимур Әхмәдуллин башкорт халык әкиятен сәнгатьле башкарып, 2 Дәрәҗә лауреат  исеменә лаек булды.

Тел, тарих, география белән  кызыксынуы да егетне югары күрсәткечләргә китерә.

„Тукай моңнары” район конкурс-фестивалендә катнашып „Тукай моңнары төрле телләрдә” номинациясендә, укучыларның кече фәннәр академиясе чикләрендә тикшерү эшләре район конкурсында катнашып „География” номинациясендә беренче урын яулады, тарих фәненнән Бөтенрусия олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче булып район магариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Тимур тикшерү эше белән дә шөгыльләнә. Бик күп китаплар укый, эзләнә, төрле чыганаклардан яңалыклар белән таныша. Уку-тикшерү эшчәнлеге белән шөгыльләнгән үсмерләр арасында оештырылган, Башкортстанның100 еллыгына багышланган „Башкортостан энҗеләре” республика конкурс-фестивалендә „Яхшы тикшеренү эше” номинациясендә җиңеп республика  Мәгариф Министрлыгының Дипломына лаек була.

Инглиз теленнән дүртенче Бөтенрусия дистанцион олимпиадасында катнашып  беренче дәрәҗә Диплом, „Старт” халыкара дистанцион конкурста икенче урын яулап Диплом белән бүләкләнә.

Тимур сәламәт тормыш яклы. Спорт белән шөгыльләнә. Спортта яулаган үрләре бик күп. Армрестлинг буенча Республика беренчелегенә үткән яшүсмерләр арасында, үзенең авырлык категориясендә беренче урынны яулый. Ул ике тапкыр Башкортстан чемпионы.  Идел буе федераль округында, Новгород шәһәрендә үткән армспорт ярышында беренче урын яулый һәм Диплом белән буләкләнә.  Идел буе федераль округы беренчелегенә Пермь шәһәрендә үткән армспорт ярышында өченче урынны яулый. Мәскәү өлкәсендә (Чехов шәһәрендә) Русия беренчелегенә армспорт  буенча яшүсмерләр арасында уң кул буенча икенче урын, команда буенча өченче урын яулап, Русиянең армрестлинг федерациясе Дипломы һәм медале белән бүләкләнә. Бакалы районында үткән „Спорт көне” районара спорт фестивалендэ беренче урын, Илеш районында үткән ярышларда беренче  урын яулап Башкортстан яшьләр сәясәте һәм спорт  комитеты грамотасы белән бүләкләнә. Тимурның  бу уңышларында тренер Айваз Фируз улы Сафетдиновның хезмәте бәһалап беткесез.

Әйдаманнар хәрәкәте эшчәнлегеннән дә читтә калмый Тимур. Бу эшкә намуслы караганы өчен Волонтёрлар һәм яшьлэр башлангычлары республика үзәгенең  Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Тимур сәнгать мәктәбендә дә бик теләп белем ала. Хореография бүлеген, баян классын тик бишлегә генә тәмамлый. Шулай ук  балалар иҗаты үзәге берләшмәсендә яулаган унышлары районның мәдәниятен үстерүгә салган тырышлыгы өчен бирелгән Мактау грамоталары да бик күп.

Күп яктан булдыра торган өметле егет үсеп килүенә күпләр сөенә.

Үсмернең кызыксынучанлыгы, төрле яклап үсеше тәүге чиратта әти-әнисе Азат Вакыйф улы һәм Зифина Илүс кызының дөрес тәрбия җимеше. Алар бәләкәйдән улларын вакытны дөрес бүләргә, җыйнаклыкка, тәртипкә өйрәтәләр.

Инде сүзне егетнең үзенә бирик:

— Киләчәккә уй-хыялларыма килгәндә, шуны гына әйтә алам: кем генә, нинди генә һөнәр кешесе булсам да, кешеләргә ярдәм итәчәкмен!

Уйлаганнарың уң булсын, Тимур!

Газим ТАЛИПОВ фотосы.