Балтач кәҗәләренең җитмәгән җире бармы?

Бу Балтач халкы ихатасындагы терлекләрен кайчан адәмчә асрый башлар икән? Җир өсте кардан ачылуга урамга чыгарып җибәргән, ирекле көтүләнгән кәҗә, сарык, сыер маллары  учреждение, оешма, предприятие территорияләрендәге чәчәкләр клумбасына, транспорт средстволарына, яшелчә, җимеш бакчаларына, газоннарга зыян китерүе турында язмалар белән социаль челтәрләр тулды.

Бер көнне бер төркем ач  кәҗә маллары Иске Балтач авылындагы шәхси эшкуар кибетенә кереп сатарга әзерләп куелган, тартмаларга салынган кәбестә өеменә һөҗүм иткән хәтта.

Ә ЮХХДИ бүлекчәсе, “Балтач таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәрләре бу кәҗәләрдән чын мәгънәсендә гарык булды.

Бүген хезмәттәшебез Рифина Нигәмәева Балтач буйлап хәер өстәп йөргән кәҗәләрне нәкъ шул учреждениеләрнең баскыч мәйданчыгында кадрга эләктергән...

"Төштән соң эшкә килгәч, эш урыныма үтә алмый тордым. Юл биреп тыныч кына бинаны калдыруларын көттем,  - ди Рифина Рифкать кызы. - Чыгарга исәпләре дә булмаган кәҗә көтүен бина эчендәге хезмәттәшебез Радим Дәүләтов куып чыгаргач кына баскычтан күтәрелдем..."