Балтачтан „Сәламәт буын. БАЛ” автопробегы узды

Уникаль чараны Башкортстан Республикасы Прокуратурасы ведомствоара җәмәгать хәвефсезлеге Советы, республика Саулык саклау, Эчке эшләр, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары, „Бердәм Русия”, „ОПОРА РОССИИ” партияләренең төбәк бүлекчәләре, георгарфия җәмгыяте, ДОСААФ, „Офицеры России” җәмәгать оешмасы, „Развитие” хәйрия фонды, „Наши люди” Наркотикларга каршы милли штаб белән берлектә оештырды.

Маршрутның гомум озынлыгы 6340 километр. Ул Уфа-Пермь-Екатеринбург-Төмән-Новосибирск-Горно-Алтайск-Барнаул-Омск-Курган-Чиләбе-Уфа шәһәрләре буйлап үтәчәк.

Яшьләрне социаль хәвефләрдән саклау, сәламәт буын үстерү, спорт, мәдәни чаралар ярдәмендә зур аудиторияне җәлеп итү максатыннан оештырылган чарада катнашучылар 15-30нчы июль көннәрендә шушы 6340 километр юлны, 3 федераль округны, 12 шәһәр һәм 17 авылны, 10 өлкә, край һәм республиканы үтәчәк.

Автопробег көннәрендә рәсми фикер алушылар белән 5 чара планлаштырылган, 19 табигый, мәдәни, тарихи урында булачаклар.

Автопробег „Башкортостан—Алтай. БАЛ” дип атала. Аның асылы төрки тармак буенча охшаш халыклар — башкорт һәм алтайлыларның „сәламәт” традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен, шул исәптән, умартачылык традицияләрен өйрәнү, башкорт балын популярлаштыру һәм Башкортстан Республикасының имиджын күтәрү максатыннан татлы ризык — балны тәмләү.

Балтач һәм Борай районы вәкилләре автопробегта катнашучыларны Борай районы территориясендәге „Аккош күле” буенда сәламләде.

Район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов җитәкчелегендәге балтачлылар делегациясе кунакларны милли ризыклар белән каршы алды. Фирдәвис Гайнел улы төркем җитәкчесе, республика прокуроры урынбасары Галина Сазоновага район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның Рәхмәт Хатын тапшырды.   „Бердәм Русия” партиясенең Балтач районындагы урындагы бүлекчәсе баршкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев Рәфис Шәйхәйдаровның легендар шәхес Батырша һәм район мәчетләре турындагы китапларын бүләк итте. Борай районы Хакимиятенең яшьләр сәясәте секторы мөдире Салават Муллагалиев учартачы бакчасы кртинасының репордукциясен тапшырды.

Ташлы Елга авылыннан данлы умартачы Ямил Исламов һәм Борай районының Касияр авылы умартачысы Альберт Дәүләтҗанов безнең шартларда умартачылык серләре турында сөйләделәр һәм кунакларга татлы күчтәнәч бүләк иттеләр.  Яланда өлгергән самавыр чәе белән сый-хөрмәт, баллап чәй тәкъдим иттеләр.

Иске Тазлар авылы китапханәсе мөдире Әнибә Шафикова кунакларны „Аккош күле”нең тарихы белән таныштырды. Балтачның моңлы сандугачы Руслан Кабулов — җыр, „Татар кызы — 2018” Бөтенрусия бәйгесе җиңүчесе Чулпан Кашанова дәртле бию белән сәламләде.

Соңыннан кунаклар кул көрәше буенча Борай һәм Балтач районнары яшьләре белән көчләрен сынадылар. Бал тәмләп ныгынып үскән Балтач егет һәм кызлары ал бирмәде.

Искиткеч хозур табигать кочагында бай, матур, сәламәт тормыш рәвешен алга алып яшәгән ике район халкына соклану һәм рәхмәт белдереп кунаклар юлларын дәвам иттеләр.

Автор фотолары.