Балтач районында "Сәламәтлек поезды" үз эшен тәмамлады

Балтач районында  "Сәламәтлек поезды"   соңгы тукталышын Штәнде авылында ясады.

—Кеше үз сәламәтлегенә битараф түгел. Тикшерелүгә авыллар халкы кызыксынучанлык белән килделәр. Бүген Мата, Штәнде авылларында яшәүче 200дән артык кеше  медицина белгечләре каравын үтте, — ди үзәк район хастаханәсе  участок терапевты Алсу Әхмәтова, Штәнде авылында күчмә лабратория эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырып.

Гомумән, Штәнде авылы җирлегендә халык медицина хезмәте  эшчәнлегеннән канәгать.  Ике авылда да заманча фельдшер-акушер  пунктлары эшли.

—Алдан игълан  ителүгә карамастан, фельдшер Тәнзилә Гафурҗанова, авылга врачлар бригадасы киләчәге турында, йорт саен йөреп,   иртүк халыкны искәртеп чыкты, — диләр штәнделеләр.

Апрель аенда  Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” чарасы башланды. Ул Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча авылда яшәүчеләр өчен дә  медицина ярдәме кулайлылыгын арттыру, уңайлылыгын күтәрү  максатында  оештырыла.

Диагностик чара кысаларында төбәк буйлап берничә бүлектән торган күчмә медицина комплексы йөри. Анда төрле медицина җиһазлары, шул исәптән маммограф, флюорограф, кардиограф урнаштырылган. Пациентларны республика клиника хастаханәсе белгечләре – онколог, эндокринолог, невролог, педиатр, терапевт, шулай ук участок терпаевтлары   кабул итә.

— Апрель аеннан  башлап юлдабыз. Төрле нокталарда булдык. Күчмә лабораторияләргә шартлар тудыру ягыннан сезнең районда оештыру эшләре югары дәрәҗәдә булуын билгеләр идем.  Ә тикшерү нәтиҗәләренә килгәндә, сезнең районда йөрәк-кан тамырлары авыруларының тирәнгә җиберлү очраклары  табылмады. Бу үзәк район хастаханәсе врачлары  чирләрне вакытында ачыклап, дәвалау курсын дөрес билгеләгәнлеген күрсәтә,  — ди Куватов исмендәге  республика клиник хастаханәсе функциональ диагностика  врачы Луиза Кашапова, һөнәрдәшләренең уңышлы эшләвен бәһалап.

Ә авылда яшәүчеләр өчен   медицина ярдәме кулайлылыгын арттыру, уңайлылыгын күтәрү  максатында  оештырылган бу чараны халык аеруча хуплап кабул итте.

—Монда пациентларны  республика клиник хастаханәсе врачлары кабул итә икән бит. Ә авылдан анда бара башласаң күпме чыгымнар салырга кирәк. Анда түгел безнең авылдан үзәк район хастаханәсенә барып кайту да биш йөз сумга төшә,  — ди Штәнде авылында яшәүче пенсионер Ренат Ханов, чараны оештыручыларга рәхмәтен белдереп.

Әйе, кабул итүчеләр арасында Куватов исмендәге  республика клиник хастаханәсенең иң тәҗрибәле неврологы  Елена Фадеева да бар.  Ул да Балтач районында  медицина хезмәте торышыннан канәгать.

—Үзәк район больницагызда  хезмәт күрсәтү шартларын  киңәйтү мөкинлекләре бар. Больницагызны  компьютер томографы белән җиһазландырырга киңәш итәр идем,  — ди  Елена Фадеева  район халкына медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлекләрен тагын да күтәрү мөмкинлекләрен билгеләп.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев бу өлкәдә эш алып барылуын билгеләде.

Ә   “Сәламәтлек поезды» эшчәнлегенә килгәндә, 29 июнь көненнән башлап  ул район җирлегендә, билгеләнгән маршрут буенча эшен дәвам итеп, берничә   ноктада  зур тукталыш ясады.  Район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвес Рәхимов билгеләвенчә,  ике атнага якын вакыт эчендә, районда үз сәламәтлегенә битараф булмаган 1300дән артык кеше мобиль лаборатория тикшерүе үткән.

—Эшегез безнең район халкының сәламәтлеген ныгытуга булышлык итәргә тиеш.  Авырлык белән хәрәкәтләнүче чирлеләрне дә караудан читтә калдырмадыгыз. Халык сәламәтлеген кайгырту юнәлешендәге эшегездә уңышлар телим  һәм игелекле эшегез өчен рәхмәт белдерәм,  — диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев брачлар бригадасына мөрәҗәгать итеп һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Безнең районда  эшен тәмамлаган „Сәламәтлек поезды” Тәтешле районына юлланды.

#нацпроектыБашкортостан