Балтачлылар, кысла тотасыгыз килмиме?

Килсә, фестивальгә барыгыз.    Мәләвез районы Иштуган авылында  кысла  тотучыларның “Иштуган”  фестивале узачак.

13 июль көнне Мәләвез районы Иштуган авылында  кысла  тотучыларның “Иштуган”  фестивале узачак. Әйе, теләге бар икән, анда балтачлылар да катнаша ала.   Фестивальдә Русия төбәкләреннән катнашучылар да булмакчы, дип хәбәр итә чыганак.

Фестиваль үз тарихында өченче тапкыр үтә.  Беренче тапкыр ул 2017 елда оештырылган һәм RussianEventAwards.  Вакыйгалы туризм өлкәсендә Милли премиягә лаек булган.  Фестивальнең русиядә һәм дөньяда аналогы юк.

Прграммада “кысла йцөгереше” конкурсы, мастер-класслар, эко-квест, ярминкә оештыру планлаштырыла.  Шулай ук кысла  тоту корылмалары ясау, аларны суда урнаштыру алымнары күрсәтеләчәк. Фестивальдә катнашучыларны концерт пргограммасы да көтә.

Их, кысла шундый деликатес бит ул!

Чыганак.