Башкортстанда теркәлгән янгыннарда махсус җайланма салган хәбәр 111 кешенең гомерен саклап калган

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстандагы идарәлегенә караган Яңавыл районара бүлеге Балтач районында яшәүче халыкны үзләре яшәгән йортларны янгын чыгуны искәрткән җайланма белән җиһазларга киңәш итә.

Чөнки нәкъ шушы арзан гына торган җайланма күп гомерләрне ут казасыннан саклап калу очраклары теркәлде.

Ул торак биналарның түшәменә урнаштырыла һәм аз гына төтен чыкканда да реакция бирә. Аның корпусында туклану чыганагы һәм янгын баш калкытканда хәбәр бирә торган компонентлар берләштерелгән.

Махсус җайланма файдалануда катлаулы түгел һәм ниндидер махсуслашкан оешма хезмәтләндерүен таләп итми. Аны үзаллы сатып алып та урнаштырырга була, алдан инструкциясе белән танышу шарт. Бина эчендә ут чыгып төтен барлыкка килсә, ул эшләп китә һәм кешеләргә хәбәр бирә. Тавышына килгәндә, ул йоклаган кешене дә уята ала. Арытабан инструкция буенча файдаланырга, туклану чыганагын даими алыштырып торырга гына кирәк. Соңгысын ялган эшләп китүләрне булдырмас өчен эшләү киңәш ителә. Оптика-электрон датчиклы камераны утырган тузаннан чистартып  тору хәерле.

Урнаштырылган махсус җайланма — янгыннардан сезнең һәм якыннарыгызның хәвефсезлеген тәэмин итүгә зур адым ул. Бер җайланманың бәясе 250 сумнан алып 900 сумгакадәр. Бүгенге көнгә Башкортстанда теркәлгән янгыннарда махсус җайланма салган хәбәр 111 кешенең гомерен саклап калган, шулар арасында — 64 бала.

Гадәттән тыш хәл килеп туганда коткаруның бердәм хезмәтенә шалтыратыгыз: 01 (кесә телефоннарыннан —101).

Булат ХӘСӘНОВ, янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы.

Фото Интернет челтәреннән.