Сәйтәк укучыларының җәйге ялы файдалы үтә

Җәй — елның иң яхшы фасылы, чөнки җылы, кояш нурларын сибә, әйләнә-тирә искиткеч матур, тирә-як сихри төсләргә манчылган.

Мин җәйне һәрвакыт  зур түземсезлек белән көтеп алам. Быелгы җәйдә июнь аеннан безнең өчен мавыктыргыч көннәр башланды. Туган мәктәбебез үзенең ишекләрен ,,Кояшкай” көндезге мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр өчен ачты. Тирә-як авылларда яшәгән сабыйларны водитель абыйлар Илдар Вәлиев белән Фәрит Казыханов  хәвеф-хәтәрсез мәктәпкә китереп җиткерә. Беренче көннән үк тәрбиячеләребез Рәзилә Гардиева, Инзилә Сафина, Руфина Ибрагимова, Ильвина Гәрәева 2 отрядка бүлеп, исем, девиз, җыр сайларга ярдәм итте. Лагерь тормышы иртәнге гимнастикадан башлана. Күңелле музыка астында без физик күнегүләр ясыйбыз. Аннары пешекче апаларыбыз Нина Мөбәрәкова һәм Вәсилә Галиаскарова тәмле ризыклар белән безне сыйлый. Мин ,,Йәйләү” отрядында ял итәм.  Анда бик куңелле hәм кызык. Үзем өчен бик күп яңалыклар да белдем. Ике отрядта барлыгы 48 бала ял итә. Һәр көнне безне нинди дә булса кызыклы һәм мавыктыргыч чара көтә: конкурслар, викториналар, төрле тәрбияви әңгәмәләр үткәрелә. Чиста, пөхтә, җыештырылган бүлмәләрдә шөгыльләнә алуыбыз өчен без Раушания апа Камильяновага рәхмәтлебез. Лагерь начальнигы Рәзилә Вәлиева җитәкчелегендә район үзәгендәге Батырша музеена, Иске Балтач 1нче санлы мәктәбе һәм Югары Тәтешле авылында урнашкан   тарихны өйрәнү музейларына экскурсиягә бардык, ,,Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексындагы бассейнда су коендык, Югары Карыш мәктәбе укучылары белән очраштык, авылыбыз яныннан гына аккан Йөгерек Танып елгасы буенда уеннар уйнадык, ярышлар оештырдык, гүзәл табигатьле Тәтешле якларында йөреп кайттык, истәлеккә фотога төштек. Бу укучылар тик уен белән генә көннәрен үткәрә икән, дип уйламагыз. Без мәктәп яны участогында һәм чәчәкләр үстерүгә дә үз өлешебезне керттек. Бу эшләрнең уртасында остазларыбыз Дамира Галиева, Әнисә Такиева  һәм Миләүшә Хасанова булдылар. Лагерьда һәр көн  бик матур һәм күңелле үтә. Ә алда безне  тагын да  күңелле һәм кызыклы ял көннәре көтә!

Юлиана ИБРАҺИМОВА, укучы.