Балтачтагы БДИга бәйле хәлләргә карата ведомство башлыгы шәрехләүләр китерде

Балтачтагы БДИга бәйле хәлләргә карата Башкортстан Республикасы Мәгариф министры Айбулат Хажин  шәрехләүләре белән уртаклашкан.

Балтач районында быел мәктәпне тәмамлаган 16 егет һәм кыз аттестатсыз калуы турында сайтыбыздабәян иткән идек. Бу гамәл дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен   ялган  юл белән  югары күрсәтүгә бәйле.

Ачыкланган кимчелекләргә карата Башкортстан Республикасы Мәгариф Министры Айбулат Хажин үзенең шәрехләүләрен бирде. Ачыклануынча, аттестатсыз калучылар БДИ барышында шпаргалка, смартфон һәм башка техник чаралар кулланган.

Ведомство башлыгы билгеләвенчә,  имтиханны кабат тапшырганнан соң,  көз башында урыс теле һәм математикадан сынауларны уңышлы  тоткан очракта, аттестатны соңлап алучыларның укуларын колледж,  училищеларда дәвам итү мөмкинлеге бар. Шул хакта хәбәр иткән ведомство башлыгы  дәүләт телерадиокомапниясе  хәбәрчесе белән әңгәмәләшкәндә.

Чыганак.