Балтачта бүген мәгариф сферасына күзәтчелек итү идарәлеге комиссиясе эшли

БДИ  барышында  теркәлгән күңелсез хәл  нәтиҗәләре буенча бүген районда  Башкортстан Республикасы мәгариф сферасына күзәтчелек итү идарәлеге комиссиясе эшли.

Җиде кешедән торган комиссия  БДИ тапшыруда кимчелекләре ачыкланган балаларның ата-аналары белән турыдан-туры сөйләшү үткәрә.  Бу хәлгә карата матбугат хезмәткәрләренең дә  сораулары  бар иде. Кызганычка каршы, сөйләшү  ябык ишекләр форматында үтте.    Матбугат хезмәткәрләрен комиссия эшләгән урынга кертмәделәр.

Башкортстан Республикасы мәгариф сферасына күзәтчелек итү идарәлеге вәкилләре шәрехләүләр бирүдән дә баш тартты.

—Бу мәсьәлә  балалар интересларын яклау белән бәйле. БДИ тапшырган  урынга да матбугат хезмәткәрләренә керү тыела. Монда да шулай ук,  — диде үзе белән таныштырудан да баш тарткан  башкала вәкиле, комиссия үз эшен башлар алдыннан.

Исегезгә төшерәбез, быел Балтач районында мәктәпне тәмамлаган 16 укучының БДИ нәтиҗәләре  гамәлдән чыгарылган.  Алар  урта белемгә ия булу турында аттестатсыз калды.