Иске Балтач урамнарын камералар күзәтә

Иске Балтачта, булган мөлкәтне саклауны тәэмин итү, территорияләрне тәртиптә тоту максатларын күздә тотып,   берничә ноктада видеокүзәтү корылмалары  урнаштырылды.

Район үзәге көннән-көн яңарыш кичерә, төзекләндерелә. Булган мөлкәтне саклауны тәэмин итү, территорияләрне тәртиптә тоту максатларын күздә тотып, Иске Балтачның берничә ноктасында видеокүзәтү урнаштырылды.

Хәзер инде тәүлек буе онлайн-режимда шушы видеоязмаларны карап барырга мөмкин.  Бу нокталарда  ниләр булганны  мониторда күреп торалар. Иске балтачлыларның  тынычлыгын саклауда  видеокүзәтү корылмаларының ярдәме, һичшиксез, булыр, дип ышанабыз, дип хәбәр итә рәсми  чыганак.