„Алтын башак”та балалар белән эшләү күңелле!”

Түбән Кансөяр авылында урнашкан „Алтын башак” балаларны ял иттерү һәм савыктыру лагеренең икенче агым ял чоры башланды. Туристик-крайны өйрәнү юнәлешендә эшләгән агымда алты яшь кыз да үсмерләр белән эшләүдә тәүге чыныгу ала.

Алар барысы да отрядларда вожатый һәм тәрбияче эшен башкара. Алты кыз да Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы студентлары. Төрлесе төрле факультетларда һәм төрле курсларда белем ала. Нурсилә Хәсәнова, мәсәлән, Яңа Балтач авылы сылуы, Лилия Рамазанова — Шәвъяды авылыннан, Зилия Сәргалиева Түбән Карыш авылы кызы, Илүзә Зинурова — Дуван районының Иске Хәлил авылында туып-үскән, Таңсылу Ситдикова — Яңавыл районы кызы, Эльвира Минлишева - Күзәй авылыннан.

—Ял итүче балалар тыңлаучаннар, тәртиплеләр. Аңлашып эшлибез. Безгә монда эшләү күңелле! — ди җәйге ялларын хезмәттә үткәрүче студентлар.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.