Балтачлылар “Яшәүгә 10 мең адым" акциясеннән читтә калмады

Бүген Иске Балтачта узган “Яшәүгә 10 мең адым” акциясендә 200гә якын кеше катнашты.

Балтачта “Яшәүгә 10 мең адым” акциясе, һава шартларына бәйле, күчерелгән иде. Җәяүләп йөрергә яратучылар бүген Сабантуй мәданында җыелды.  Иске Балтачта “Яшәүгә 10 мең адым” акциясе  200гә якын балтачлы катнашлыгында үтте. Катнашуга бары тик  сламәтлеге ягыннан яраклы кешеләрне генә рөхсәт иттеләр

Акция башланыр алдыннан медицина хезмәткәрләре катнашучыларның пульсын һәм кан басымын үлчәде.

—Бүгенге акция биредә катнашучыларга  күтәренке кәеф, сәламат рух өстәсен. Хәрәкәттә—бәрәкәт икәнлеген исебездән чыгармыйк, — район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев “Яшәүгә 10 мең адым” акциясен хупларга килүчеләрне сәламләп. Акциядә катнашучылаврны  район Хакимиятенең  физкультура һәм спорт эшләре белгече Данис Шакиров та сәламләде.

—Бу чараның максаты кешене күбрәк хәрәктләнүгә җәлеп итү, — диде ул  акцияне урында оешитыручы буларак.

Сүз дә юк, соңгы вакытта кеше бик аз хәрәктәләнә. Утырып эшләчеләр, бигрәк тә. Авыл эчендә халык күпчелек кибеткә, эшкә автомашинада бара. Велосипедта йөрүчеләр сирәк.   Аз хәрәкәтләнүне медицина хупламый.

“Яшәүгә 10 мең адым” акциясендә катнашучылар җәяүләп йөрү файдасы турында кыска лекция дә тыңладылар. Бу мәгълүматны район үзәк больницасы  баш врачы урынбасары Салават Гыйльметдинов җиткерде.

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы  киңәләренә караганда, организмны тонуста т оту өчен кеше тәүлегенә 10 мең адым ясарга яки 7-8 километр араны җәяүләп узарга тиеш.  Тәүлегенә  10 мең адымнан аз хәрәкәт ясаган кеше актив яшәү образы алып бара дип әйтеп булмый.

Акциядә катнашучылар белән  Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе физкультура укытучысы Ирек Исиметов  флеш-моб оештырды.    Физкульттәнәфестә район мәдәният сарае һәвәскәрләре чыгышын тамаша кылганнан соң акциядә катнашучылар билгеләнгән маршрут буенча җәяүле  хәрәкәт ясадылар.