Балтач районында аграр сәнәгать комплексының яртыеллык эшенә йомгак ясалды

Балтач районында хуҗалык җитәкчеләре,  тармак   белгечләре катнашлыгында үткәрелгән киңәшмәдә агымдагы елның яртыеллыгында  терлекчелек тармагында башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Фәтхиев китергән мәгълүматлардан  күренүенчә, районда пар җирләрен эшкәртү, һава шартлары тоткарлыклар тудыруга карамастан, терлек азыгы хәзерләү эшләре  яхшы темпта бара. “Россия”, “Правда” җәмгыятьләре, Куйбышев исемендәге кооперативлар 660—385 гектарда пар җирләрен эшкәрткән.  Шулай ук сусыл азыклар хәзерләү планын инде үтәгән хуҗалыклар бар.

Шул ук вакытта хуҗалыкларда маллар саны кыскаруы борчылу тудыра.  Район  Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Дамир Закиров үз чыгышында билгеләвенчә, хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны былтыргыдан 687 башка кимрәк.  Былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, сыерлар санын 569 башка кыскартуга юл куелган.  Нәтиҗәдә, үрчем алу күрсәткече дә былтыргы шушы чор нәтиҗәләреннән түбән.  Көтүне яшь таналар белән яңарту эше дә канәгатьләнерлек дәрәҗәдә алып барылмый.  Республика буенча максат итеп куелган, 2021 елга малларны лейкоз авыруыннан сәламәтләндерү өстендә дә ныклап эшлисе бар.

Киңәшмәдә шулай ук район ветеринария станциясе белгече Фәрит Миргаязов информациясе тыңланды.

Урып-җыю техникасын  эшкә әзерләү мәсьәләсе дә  киңәшмәдә  тикшерелде.  Урак чорында ашлык суктыру агрегатларына йөкләнеш зур булачагы көн кебек ачык. МТС ярдәме кирәк булачак та булачак.

Район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы  Айрат Галләмов билгеләвенчә,  район хуҗалыкларында барлыгы 27 берәмлек комбайн исәптә тора.  Аларның 12се әлегә техник карау узган. “Луч”, “Правда”, “Восток”, “Россия” җәмгыятьләрендә, Фәмиев индивидуаль предприятиесендә комбайннар паркы торышы яхшы яктан билгеләнде.

Киңәшмәгә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев йомгак ясады, булган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә чакырды.