„Алтын башак”та икенче агым ял чорын ачу тантанасы үтте

„Алтын башак” җәйге ял һәм савыктыру лагереның икенче агымында төрле авыллардан 75 бала ял итә, саулыгын ныгыта.

Бүген лагерьда икенче агымны ачу тантанасы үтте. Анда район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Гүзәл Солтанова, районның яшьләр эшләре буенча баш белгече Гөлназ Галимҗанова, Көнтүгеш авыл җирлеге башлыгы Игорь  Яниев, ял итүче малай һәм кызларның ата-аналары, зур әти, зур әниләре, якыннары катнашты.

Кунаклар балаларны истәлекле мизгел белән котлап, файдалы һәм күңелле ял теләде. Лагерь начальнигы Ришат Хиҗәпов үсмерләрне өч атна дәвамында мавыктыргыч чаралар көтүе турында сөйләде, аларда актив катнашырга чакырды.

—Агым бай программа буенча үтәчәк. Кызыклы экскурсияләргә юлланачаксыз, район үзәгендәге бассейнга су коенырга барачаксыз. Тиздән концерт номерлары белән Тәтешле районындагы яшьтәшләрегез белән очрашырсыз, алар безгә килерләр. Спорт чараларында да сынатмассыз, дип ышанам, — диде Ришат Нурихан улы.

Район мәктәпләрендә, учреждениеләрендә эшләгән тәҗрибәле педагоглар белән беррәттән бу юлы Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалында укучы студентлар да биредә эшләргә теләк белдергән.

—Безгә лагерьда бик күңелле, өйгә кайтасы да килми, — ди „Алтын башка”та ял итүче үсмерләр.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.

(Тулырак язма белән "Балтач таңнары" гәзитенең алдагы саннарында танышырсыз).