Балтачта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләделәр

Районның ЗАГСлар бүлеге залында „Гаиләм җылысы” дигән үзенчәлекле чара үтте. Анда „Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнгән хөрмәтле гаиләләр, 50 ел бергә тату гомер кичергән, балалар үстергән үрнәкле гаиләләр, авыл җирлекләреннән килгән, бүгенге авылларның тоткасы, яңа нигез тергезеп, балалар үстереп, мал-туар асрап, туган җир җылысын тоеп яшәгән парлар, яшь гаиләләр чакырылган иде.

Бәйрәмгә җыелган кунакларны район Советы рәисе Рөстәм Вәлиев тәбрикләде, бу көннең әһәмиятен билгеләп җылы теләкләрен җиткерде һәм Югары Карыш авылыннан бәхетле пар — Фәния һәм Әхнәф Шәймөхәмәтовларга „Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды.

Биш бала тәрбияләп үстергән, дүрт уллары да туган районнарында төпләнеп, гаилә корып үрнәкле гомер кичергән, гомерен педагогия хезмәтенә багышлаган Фәния апа белән районыбыз мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән Әхнәф абый, бәйрәмдә катнашучылар билгеләгәнчә, уникаль гаилә. Биш балаларына, дүрт киленнәре, кияүләре, 20 оныклары һәм кадерле туруннары Юлианага йөрәк җылыларын бүләк итеп яши алар бүген дә.

Бәйрәм барышында олы тормыш юлы үткән Фәнәзия һәм Ганиф Зариповлар, Фидалия һәм Фәдис Туктаголовларга ЗАГС бүлеге белгече Светлана Даутова Республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировның Котлау хатын тапшырды.

„Гаилә елы” уңаеннан республикада Республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова башлангычында „Ана булу талантларны ача” дигән һәвәскәр сурәт төшерүче гүзәл затлар арасында күргәзмә оештырылды. Бу чарада Балтачтан 4 ананың эше җибәрелеп лаеклы билгеләнде. Бәйрәм кунаклары арасында бу гүзәл затлар да бар иде. Илсөяр Солтанова, Ильвира Гайфуллина, Ленара Солтанова, Айгөл Тимофееваларга Каринэ Хәбирова исеменнән җибәрелгән Рәхмәт хатларын „Гаилә” үзәге мөдире Эльмира Гарифуллина тапшырды.

Чара музыкаль номерлар белән үрелеп, гаилә, тормыш, җәмгыятьтә, балалар тәрбияләүдә ир-атларның, хатын-кызның роле турында файдалы да, фәһемле дә сөйләшү формасында дәвам итте.

(Тулырак язма белән „Балтач таңнары” гәзите битләрендә танышырсыз).

Газим ТАЛИПОВ фотолары.