Балтач дуңгызчылык комплексы тирә-як мохитне пычратмый!

Балтач дуңгызчылык комплексының калдыкларны чистарту корылмалары үз функциясен уңышлы үти. Көньяктан җил искәндә сасы ис килүе аңа бәйле түгел.

Безнең халык бик кызык ул. Калдыкларсыз гына дөньяда яшәргә күнеккән сыман. Әйтик, чүп реформасы көченә кергәч,  үзләрен генә яраткан кайберәүләр контейнерларны йортлары алдыннан башка урынга  күчереп куйдылар... “Мичуринский” җәмгыятенең Балтач дуңгызчылык комплексы бик матур эшләп киткән иде, социаль челтәрләр төрле постлар һәм негатив шәрехләүләр белән тулды. Янәсе предприятие тирә-як мохитне җитештерү калдыклары белән пычрата...  Мәсьәләнең нидә икәнлеген белми торып,  сафсата куертучылар күп.

Комплексның производство объектлары 12 гектарда урнашкан. Ә калдыкларны чистарту корылмалары 16 гектар мәйданны били.  Шакшылар фракцияләргә аеру сператоры, тондыргыч өч берәмлек  чокыр, чистартылган сыекчаны парга әйләндергеч 16 берәмлек чокыр аша үтә. Бу корылмалар барысы да төзек һәм үз эшен тиешенчә башкара. Димәк, дуңгызчылык комплексына тирә-як мохитне калдыклар белән пычрата дигән бәла ягу урынсыз.  Бар иде кайчандыр андый проблема. Моннан герме-егерме биш ел элек калдыклар турыга янәшәдәге инешкә ага иде.  Хәзер предприятие  җир-суларга зыян китерә торганнар исәбендә түгел. Без моңа үз күзләребез белән ышандык.  Халык социаль челтәрләрдә бу  мәсьәләне күтәргәч,  район Хакимияте, урындагы матбугат вәкилләре урынга чыгып рейд оештырды. Чистарту корылмалары  тирәсендә борынга ис тә бәрелми хәтта.

—Биредә егерме елдан артык чокырларда тупланган тиресне “Правда” җәмгыяте, сорт сынау участогы басуларына чыгардык,—ди комплексның башкарма директоры Рифкат Тимергалиев.

Ә дуңгызчылык комплексыннан  шактый еракта урнашкан район үзәге урамнарында кайдан ис килә соң алайса? Көньяктан җил искәндә бу сорау күпләрне борчый.

Бу сорауга җавап эзләгәндә, соңгы елларда   климат үзгәрүен дә билгеләргә кирәктер. Комплекс 1970 елларда,  проект буенча төзелгән.  Анда җилләр розасы, буфер зонасы—барысы да исәпкә алынган  булган.  Ул чорда җилләр розасын күпчелек көньяк-көнбатыштан искән җил төзесә, хәзерге метеошартларда  көньяктан искән җилләр өстенлек ала шул. Җилләр розасы элеккечә торса,  предприятиедән чыккан ис Иске Балтач—Иске Ямурза авыллары арасындагы имәнлек юнәлешендә китәр   һәм ул якын тирәдәге авылларга барып җиткәнче  таралып бетәр иде.

Сасы ис корпусларны җилләтү вентиляторларыннан чыга икән.  Комплекстагы 11 корпус бүген терлекләр белән тулы. Биредә 15500 баш дуңгыз.  Сүз дә юк, терлекләр калдыклар чыгара.  Өстәвенә, аларны аксымга бай катнашазыклар белән тукландыралар.  Калдыкларны нейтральләштерү өчен корпусларны “Биосептилон” препараты белән эшкәртәләр.  Нәтиҗәгә ирешү юнәлешендә  көчлерәк препарат кулланырга исәпләре. Хәзер “Тамир” препараты кулланырга планлаштыралар.  Ул азот һәм сероводордны яхшырак таркату сәләтенә  ия икән.  Шулай ук катнашазык әзерләү рецептына үзгәреш кертеп тә  хәлне уңай якка үзгәртү турында уйланалар. Әле катнашазыкларның 10-12 процентын  соя оны һәм түбе тәшкил итә икән. Аны киметү дә  калдыклардан сасы ис бүленүен киметергә тиеш.

Нихәл итәсең,  көньяктан Иске Балтачка табан   искән җил юлында калын урманнар юк. Ә  ылыслы агачлардан үскән урман комачауламас иде. Хәер, мондый объектлар булган барлык җирләрдә дә бу проблема бар.  Һәрхәлдә, химия сәнәгате калдыклары түгел.  Халык башкаланың  нефть эшкәртү гиганты урнашкан сәнәгать зонасында да яши.  Балтачлылар ничек кенә зарланса да, дуңгызчылык комплексы тирә-як мохитне саклау законнарын  бозмый. Сасы ис килә,  дип кенә район җирлегендәге иң зур предприятиене ябып кую дөрес булмас.  Чөнки ул социаль әһәмияттәге  объект дип әйтерлек.  Дуңгызчылык комплексы йөздән артык райондашыбыз өчен  табыш алу чыганагы. Якын-тирә авыллардан гына түгел, дистәләрчә ераклыкта урнашкан авылардан бирегә йөреп эшләүчеләр  бар.   Предприятие Сәйтәк авыл җирлегенә былтыр 300 мең сум күләмендә  милек салымы түләгән.

Гомумән, элекке белән чагыштырганда, комплекстагы хәл-шартлар аермасы җир белән күк арасы кадәр.  Территория чиста.  Газоннарда яшеллек. Чәчәк клумбалары да ямь өсти.  Бирегә эшкә килгән кешеләр дә егерме ел элекке белән чагыштырганда, башкача. Смена тәмамлангач, ыспай киенгән хатын-кызлар, ир-егетләр затлы автомашиналарга утырып өйләренә кайтып киттеләр...