Бөредә узачак Гаилә бәйрәмендә балтачлылар да катнашачак

Быел 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Бөре шәһәрендә зур бәйрәм үтәчәк.

Чара шәһәрнең иң матур урыннарының берсендә – Октябрь мәйданында оештырыла. Янәшәдәге Свято-Троицк соборы бу көнне тулысынча балалар карамагында булачак, ди оештыручылар. Алар өчен осталык дәресләре, уеннар, күргәзмәләр оештыру каралган. Бөреләр һәм кунаклар урындагы кәсепчеләр иҗаты белән таныша, ук ата, милли ризыклар, эчемлекләрне тәмли алачак.

Зур сәхнәдә республика җитәкчесе вазифасын башкаручы Радий Хәбиров белән аның хатыны Каринэ Хәбирова алдынгы ата-аналарга “Ата-ана фидакарьлеге” медален тапшырачак. Шулай ук озак еллар бергә тату яшәгән гаиләләр “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнәчәк. “Ел гаиләсе” Бөтенрусия конкурсының төбәк җиңүчеләре белән танышу мөмкинлеге дә булачак.

Бу көнне зур бәйрәм концерты һәм фейерверк та көтелә.

Зур чарада балтачлылар да катнашачак.

Чыганак: “Башкортостан”.